Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Сабантуй белән котлавы

2024 елның 8 июне, шимбә

Безнең җиргә юмарт, кунакчыл һәм күңелле Сабантуй, язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыручы сабан бәйрәме килде!

Сабантуй бәйрәмен без һәрвакыт зарыгып көтеп алабыз. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, ул күптәннән милли бәйрәм чикләреннән чыгып, чын мәгънәсендә бөтен халыкның яраткан бәйрәменә әверелде. Сабантуй күңел ачулар, кунакчыллык, спорт ярышлары дәрте һәм батырларның мавыктыргыч көрәше белән йөрәкләрне яулый, төрле яшьтәге кешеләрне, барлык милләт, дин вәкилләрен берләштерә.

Сабан бәйрәмен билгеләп үткәндә, без туендыручы җиребезгә хөрмәт күрсәтәбез, авыл кешеләренең авыр, әмма ихтирам уятучы хезмәтен данлыйбыз. Алар аны күтәренке кәефтә, куелган бурычны үтәү хисе, лаеклы тәмамланган эшне аңлаудан туган шатлык белән каршы алалар.

Хөрмәтле Чистай районында яшәүчеләр! Сезне Сабантуй бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, басуларда мул уңыш, ризык тулы табыннар һәм күңелдә гармония телим!

Сезне күркәм гадәткә кергән бәйрәмдә катнашырга чакырам. Ул һәркемгә якты тәэсирләр китерсен һәм яхшы кәеф бүләк итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International