Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур частена шәхси йорттан акча урлау турында гариза белән җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Гаризада ул урлау 2 апрельдә, хуҗалар булмаган вакытта башкарылганын күрсәтә. Йортка һөҗүм итүчеләр тәрәзәне ватып кергәннәр. 2000 сум акча урлаганнар.
Тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ ҖК 158 статьясының 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатыла.
Оператив чаралар барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре җинаять кылуда 20 һәм 19 яшьлек ике яшь кешенең катнашын ачыклаган. Шикләнелүчеләр тоткарлана, адвокат алдында шикләнелүчеләр буларак сорау алына, танылу белдерүләре бирелә. Урланган әйберләр тартып алынган.
Тоткарланганнарны шундый ук җинаятьләр кылуда катнашы булу-булмавы тикшерелә.