29 декабрь кичендә, төнлә һәм 30 декабрь иртәсендә Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Аязучан болытлы һава. Бераз кар.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Көндез урыны белән йомшак буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-13˚.
Көндез максималь температура -8..-11˚.
Юлларда бозлавык.