Чистайда, бөтен илдәге кебек үк, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү килешүләрен яңадан төзү кампаниясе дәвам итә. Әмма яңалыкның асылы һәркемгә дә аңлашылмый, килешүләрне яңадан рәсмиләштерү процедурасы буенча да сораулар бар
Газета укучыларыбыздан иң еш килгән сорауларга «Чистопольгаз» ЭПУның (СВДГО) йорт эчендәге газ җиһазлары хезмәте начальнигы Вадим Витальевич Досаев җавап бирде.
— Газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә килешүләрне яңадан төзү кирәклеге ни сәбәпле барлыкка килде?
— Агымдагы елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясен газ белән тәэмин итү турында»гы Федераль законның 2нче һәм 3нче маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында»гы 71нче номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясенең Торак кодексы үз көченә керде. Аның кысаларында йорт/фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүнең яңа формасы билгеләнде. Төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, әлеге формада яңа килешүләр генә түгел, ә элек төзелгән гамәлдәге килешүләр дә яңадан төзелергә тиеш. Әлеге Федераль закон күп фатирлы йортларда һәм йорт хуҗалыкларында барлык газ челтәрләренә һәм газ җиһазларына хезмәт күрсәтүне газ бүлү оешмасына гына беркетә, ул бу йортларга табигый газ җибәрүне тәэмин итә.
Татарстан Республикасында әлеге юнәлештә эшне «Газпром трансгаз Казан» предприятиесе алып бара. Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүнең максаты — комплекслы эшләр үткәрү юлы белән аның төзек торышын саклау.
— Килешүне яңадан төзергә күпме вакыт бирелә? Агымдагы елда моны эшләргә өлгермәгән кешеләргә зур штрафлар салыначагы дөресме?
— Федераль закон үз көченә кергәч, «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте тарафыннан, ыгы-зыгы тудырмас өчен, килешүләрне яңадан төзү буенча этаплап эш оештырды. Килешүләрне яңадан төзү кирәклеге турында хәбәрләр берьюлы түгел, ә әкренләп, расланган план буенча җибәрелә, бу әбүнәче пунктларына йөкне контрольдә тотып бүлеп бирергә мөмкинлек бирә.
Әмма кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында закон контекстыннан аерым нигезләмәләрне, бигрәк тә килешүне яңадан төзүдән баш тарткан өчен җаваплылыкка тарту өлешен, аерып күрсәтү шау-шу тудырды, нәтиҗәдә, җәмгыятьтә нигезсез борчылу барлыкка килде.
Монда билгеле бер ачыклык кертү мөһим: беренчедән, штраф һәм газ белән тәэмин итүдән өзү — бу килешүләрне яңадан төзү процессыннан аңлы рәвештә баш тарткан кешеләргә карата гына кулланыла торган соңгы чара. Моннан тыш, газ бирүне туктатыр алдыннан, әбүнәчегә бу хакта рәсми рәвештә язмача хәбәр ителә һәм аңа килеп туган хәлне хәл итү өчен вакыт бирелә.
Икенчедән, без кешеләрдә килешүне вакытында төзергә мөмкинлек бирмәүче төрле шартлар булырга мөмкин булуын аңлыйбыз. Килешүләрне яңадан төзү эше киләсе елда да дәвам итәчәген хәбәр итәбез. Җаваплы әбүнәчеләргә быел килешүне яңадан төзергә өлгермәгәнгә күрә, газ бирү туктатылуыннан һәм штрафлардан куркырга кирәкми, бигрәк тә рәсми хәбәр килмәгән очракта.
«Газпром трансгаз Казан» ширкәте тарафыннан килеп туган хәлне оператив җайга салу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Хәзерге вакытта барлык структур бүлекчәләр үз әбүнәче пунктларының эш вакытын билгеләнгән дәрәҗәдән арттырды, документларны кабул итүнең өстәмә урыннары кертелде, кирәкле штат берәмлекләре бүлеп бирелә. Барлык гражданнарны тыныч булырга чакырабыз.
— Газ хезмәтенә килешүне яңадан төзү өчен, оешмага шәхсән килергә кирәкме?
— Әбүнәчеләргә уңайлы булсын өчен, Татарстан Республикасы район газ хезмәтенең электрон почта адресына (рәсми сайтта урнаштырылган) кирәкле документлар комплекты: паспорт һәм милек хокукын раслаучы документ җибәреп, электрон төрдә килешүне яңадан төзүгә гариза бирү мөмкинлеге бар.
Килешүне рәсмиләштерү тәмамлангач, әбүнәче күрсәткән телефон номерына килешүгә кул кую һәм аны алу өчен әбүнәче пунктына чакырып, тиешле хәбәр киләчәк. Тагын бер тапкыр әбүнәчеләрне конструктив мөнәсәбәтләргә чакырабыз һәм аңлап караганнары өчен рәхмәт белдерәбез.
Өстәмә сораулар туса, кирәкле барлык мәгълүмат «Газпром трансгаз Казан» рәсми сайтында урнаштырылган.