Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 272 маддәсе 1 өлеше буенча "компьютер мәгълүматына хокуксыз керү" буенча җинаять эше кузгатылган.
Эш материаллары буенча, зыян күрүче хокук саклау органнарына аның шәхси мәгълүматларына рөхсәтсез керү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-атка үзен курьер дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Шалтыратучы янәсе үзен көтеп торган посылка турында хәбәр итте һәм алу өчен сылтама буенча күчәргә тәкъдим итте.
Бернинди посылка көтмәгән һәм җибәрүче турындагы мәгълүматны аныкламаган зыян күрүче тәкъдим ителгән сылтама буенча күчте. Бу гамәл нәтиҗәсендә җинаятьчеләр аның дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасына керү мөмкинлеге алды.
Җинаятьчеләр аның документларына сату-алу килешүләрен башкаруга ышаныч кәгазен беркетергә өлгергән.
Ир-ат шикле активлыкны вакытында сизеп ала һәм парольне үзгәртергә өлгерә, алдагы хокуксыз гамәлләрне булдырмый кала.
Мессенджерлар һәм башка элемтә каналлары аша зарарлы сылтамалар тарату белән бәйле мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, полиция хезмәткәрләре гражданнарны бик игътибарлы булырга чакыра. Чит кешеләрдән сылтамалар буенча күчмәгез һәм шикле сорауларга җавап итеп, үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шул исәптән логин һәм парольләрне дә, хәбәр итмәгез.
Шәхси мәгълүматларга хокуксыз керү турында шик туган очракта, кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.