1945 елның Җиңү маеннан безне 78 ел вакыт аерып тора. Еллар узган саен без совет халкының батырлыгына тагын да ныграк сокланабыз, ул безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк.
Җиңү көне безнең һәркайсыбызга якын, кадерле. Без җиңүчеләребезнең шундый каһарман, фидакарь буыны белән горурланабыз. Ветераннарның батырлыгына җиргә хәтле иелеп рәхмәт әйтәсебез килә. Без аларның дәвамчылары һәм нацизмны җиңүчеләр, безне башка шундый глобаль сугышлар кабатланмасын өчен уяу булырга өйрәтүчеләр турында истәлекне мәңге сакларга тиешбез.
Ватанга мәхәббәт, ышаныч һәм традицион кыйммәтләр, халыкларга һәм мәдәниятебезгә хөрмәт безнең бабаларыбыздан күчкән. Бүген Донбасста безнең якташларыбыз хезмәт итә. Алар Ватан, безнең киләчәгебез, Икенче бөтендөнья сугышы сабакларын беркем дә онытмасын өчен, нацизмны тамырыннан йолкып ыргыту өчен көрәшәләр. Аларны без түземсезлек белән Җиңү яулап кайтканнарын көтәбез.
Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге, тотрыклылык телибез. Бәйрәм сезгә якын кешеләрегез белән очрашулар бүләк итсен, күңелләрегезне энергия , көч- куәт белән баетсын.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы