Чистай районында тыл хезмәтчәннәре Сергеевлар гаиләсен тимер юбилей белән котладылар

2023 елның 5 мае, җомга

2023 елның 03 маенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова Сергеевлар гаиләсендә булдылар.

Елена Ивановна һәм Владимир Михайлович тыл хезмәтчәннәре булып саналалар. Сугыш елларында алар барысын да фронтка, солдатларга, Җиңү өчен биреп, хезмәт иткәннәр.

Ир белән хатын инде 65 ел бергә! Алар Чистай җирендә туып үскәннәр. Икесе дә сәгать заводында эшләсәләр дә, биюдә танышалар. Кияү үз сүзендә нык торган, эштән соң һәр көн үзенә ошаган кызны каршы алган һәм ике атнадан соң өйләнергә күндергән!

Владимир Михайловичка 91 яшь, ә Елена Ивановнага 85. Алар бер кыз үстерәләр, оныклары һәм оныкчыклары бар. Гаиләне үз тормышларында иң кыйммәтлесе дип саныйлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International