"Минем гаиләм-минем байлыгым"

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

28 апрель көнне Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Минем байлыгым» темасы буенча республика рәсем конкурсының район этабы жюри утырышын уздырды.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирүнең дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә өч этапта: мәктәптә, муниципаль районда, республика дәрәҗәсендә уздырыла.

Балаларда һәм яшүсмерләрдә гаилә кыйммәтләре, никах һәм гаилә институты төшенчәләрен формалаштыру мөһим мизгел булып тора. Конкурсның бурычы - укучыларда гаилә кыйммәтләренә кызыксыну тәрбияләү; иҗади потенциалны үстерү, укучыларны тәрбияләүдә рәсем сәнгатенең ролен күтәрү; сәнгать иҗаты өлкәсендә талантлы балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү.

Конкурсның республика этабына жюри әгъзалары өч эшне сайлап алды Иске Роман мәктәбе укучысы Фәхретдинов Әмир; 2 нче лицей укучысы  Вольнова Арина; сәнгать мәктәбе укучысы Степанова Варвара.

Укучыларга республика дәрәҗәсендә җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International