2023 елның 29 апрелендә Чистай сараенда «Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Азат Минзакир улы һәм Зөлфия Шәйхетдин кызы Мингалимовларны алтын юбилее белән котладылар! Ир белән хатын мәхәббәт һәм татулыкта инде 50 ел яшиләр.
Намус белән эшләп, өч бала үстерәләр. Намуслы хезмәт белән авыл халкының, якташларының, туганнарының һәм якыннарының хөрмәтен яуладылар. Гаилә бәхете - бер-береңә таяныч булу, мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәүдә.
Мингалимовлар гаиләсен Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева, Гаделша авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сабирҗанов, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәр кызы котладылар. Алар ир белән хатынга сәламәтлек, озын һәм бәхетле еллар бергә яшәүләрен теләделәр.