Чистай районы Советы утырышын район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Чистайда узган район сессиясендә экстремизм һәм терроризмны кисәтү буенча фикер алыштылар
Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов муниципаль райондагы конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр турында сөйләде.
- Башкарма комитет карары белән экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, республикабызның дәүләт телләрен саклау һәм үстерү буенча муниципаль программалар расланды. Дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру буенча муниципаль программа булдырылган. Әлеге программаларның һәр пунктын үтәү җирле халыкка карата толерантлы, гуманлы, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, җәмгыятьтә милли һәм дини толерантлыкны саклау өчен кирәкле шартлар тудыруны тәэмин итә, – диде Михаил Иванович.
Экстремистик характердагы җинаятьләр өчен җәзаны үтәгән кешеләр категорияләренә аерым игътибар бирелә. Иректән мәхрүм итү урыннарында дини радикализм идеяләренең үтеп керүен бетерү максатыннан Чистай мөхтәсибәте, 5 нче изоляторның традицион исламны өйрәнү һәм пропагандалау буенча хезмәттәшлеге турында килешү төзелде. Чистай благочиниесе дә актив эшли.
«Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында даими депутат комиссиясе рәисе, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Геннадий Осипов хәбәр итте.
- Узган ел безнең алда катлаулы бурычлар куйды, аларны анализларга мәҗбүр итте, хокуклар өчен көрәшергә һәм бурычларны үтәргә кирәклеген искәртте. Бу уполномоченный адресына килгән мөрәҗәгатьләр санының артуына да йогынты ясады. Чистай районында узган елда 18 граждан кабул ителде, аларга аңлатмалар бирелде, консультатив яки юридик ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны уртак кабул итүләр уздырылды. Мондый практиканы дәвам итәргә кирәк, кеше һәм граждан хокукларына кагылышлы шикаятьләр яки сораулар туганда гына түгел, ә төрле тормыш проблемалары булганда да, – дип ассызыклады Геннадий Николаевич.
Утырыш барышында Совет карарына үзгәрешләр кертү, Түбән Кондрата, совхоз-Галактион, Чистай, Четырчын, Татар-Елтан авыл җирлекләренең генераль планын раслау турында сөйләделәр.