Чистай шәһәрендә 2023 елның 100 нче никах парын теркәделәр

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сабина белән Булат Әхмәтовлар никахларын теркәү тантанасы булды.

Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар 2023 елда Чистай муниципаль районында гаилә корган 100-нче пар булды, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән яңалык иде.

ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева аларга беренче гаилә документын - никахлашу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 Яшьләрне гаилә корулары белән котлыйбыз! Сөю һәм тугрылык, үзара аңлашу һәм ихтирам белән бергә тормыш юлыннан баруларын телибез! Бәхетле булсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International