Хөрмәтле чистайлылар, Яз һәм хезмәт көне белән!
Тормышның яңа ритмын билгеләүче яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез. Аның белән яңартуга өметләр баглап, безнең киләчәгебез, иминлегебезне бары тик тырыш хезмәт белән генә булдырырга мөмкин икәнен нык беләбез.
Беренче май чыннан да халыкның язгы бәйрәме булып санала. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен ул хезмәт кешесенә хөрмәт, яшьләр өчен үз хокукларын һәм мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашыру теләген символлаштыра.
Бу дата туган якны яраткан һәм аны мул һәм имин итәргә тырышкан һәркемне берләштерә. Бүген безгә дә, үз чиратында, балаларыбызда хезмәт кешеләренә карата ярату һәм хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү мөһим.
Безнең районда яшәүчеләргә рәхмәт, алар уртак эш өчен эшли беләләр һәм үз куллары белән безнең районны яшәү өчен кызыклы һәм уңайлы итеп үзгәртәләр.
Нык сәламәтлек, иминлек һәм күтәренке кәеф телим. Якыннарыгыз Сезне җылылык һәм ярату белән чолгап алсын, ә сезнең хезмәтегез лаеклы бәяләнсен!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы