Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарын 9 Май бәйрәме белән котлады.
Ул Егоров Алексей Михайловичны - гасырлык юбилярны һәм Хәйруллин Нәкыйп Мөбарәкшәевичны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
"Ветераннарыбызга зур рәхмәт, Бөек Җиңү өчен түбән сәҗдә һәм хөрмәт! Алла нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер бирсен!- диде ул.