«Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәгендә узучы профильле аланнарга гаризалар бирү кампаниясе дәвам итә

2023 елның 28 апреле, җомга

«Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәгендә ял итәргә теләүчеләр өчен гаризалар бирү кампаниясе дәвам итә. 

2023 нче елның җәендә Кара диңгез буенда 4 диңгезле профильле алан узачак:

  1. Беренче смена «Сәләт – Дәрт» балаларның иҗади-интеллектуаль яктан үсешенә юнәлтелгән. 10 нчы - 24 июнь (юл белән 8 нче - 27 нче июнь) көннәрендә узучы сменаның уку-укыту программасы үзенә 6 юнәлеш туплый: вокал, бию, сәхнә осталыгы, режиссура, SMM һәм интеллектауль үсеш (Soft-skills и “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”).
  2. Икенче смена «Сәләт – Җилкән» 28 нче июнь - 12 нче июль көннәрендә узачак (юл белән 26 нчы июнь - 15 нче июль). Иҗади-интеллектуаль аланда ял итүчеләр иҗат, спорт, фән, шәхси үсеш һәм үз брендыңны үстерү дәресләрендә катнашачаклар.
  3. Өченче иҗади смена 15 нче - 29 нчы июль көннәрендә узачак (юл белән 13 нче июль - 1 нче август). «Сәләт – Иҗат» аланының катнашучылары өчен юмор, импровизация, вокал, хореография һәм графика дизайны дәресләре әзерләнә. Шулай ук, смена дәвамында үз эшен музыкаль лаборатория алып барачак.
  4. Дүртенче смена «Сәләт – Аршан»  катнашучыларның шәхси үсешенә юнәлтелгән һәм 2 нче - 16 нчы август көннәрендә уздырылачак (юл белән 31 нче июль - 19 нчы август). Уку-укыту программасы үз эченә лидерлык, команда берләштерү, эмоциональ интеллект һәм тайм-менеджмент кебек дәресләрен ала.

Җәйге диңгез аланнарның катнашучылары 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр Татарстанның һәм Россиянең башка субъектларында урта белем бирү мәктәп укучылары.

Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы экспертларынан, мәдәният һәм сәнгать белгечләреннән дәресләр һәм остаханәләр, төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, бизнес һ.б.) яшь белгечләрдән тәҗрибә һәм уңыш тарихы белән уртаклашу сессияләре планлаштырыла. Шулай ук, һөнәри компетенцияләр белән якынрак танышу өчен, балаларның сынаулар лабораторияләрендә катнашу мөмкинлеге булачак.

Уку-укыту программасыннан тыш, катнашучылар үзләренең сәләтләрен спортта, кичке чараларда һәм интеллектуаль уеннарда күрсәтә алачак.

Базаның өстәнлекләренең берсе - Кара диңгез буенда урнашу. Шуңа күрә, сменалар программасында зур өлеш балаларны сәламәтләндерүгә юнәлтелгән, аерым алганда - диңгездә коену. Катнашучылар өчен, барлык кирәкле таләпләр белән, махсус пляж оештырылган.

Аланарда катнашу өчен portfolio-selet.ru сайтында үз портфолионы тутырга һәм гариза җибәрергә кирәк.

Смена бәяләре – 43 000 сум:

- юллама ­­­– 27 000 сум;

- трансфер – 16 000 сум.

 

2022 нче елның җәендә  «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге базасында 3 профильле диңгез аланы оештырылды. Аларда Татарстаннан, Кырымнан һәм Россия Федерациясенең тагын 6 субүектыннан 360 тан артык бала катнашты.

  • «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге турында

«Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге үз эшен 2022 нче елның 1 нче июль көнендә башлап җибәрде. Ел дәвамында эшләп килүче, Кара диңгез ярынада урнашкан база интеллектуаль һәм иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән төрле сменалар һәм проектлар оештыру өстендә эшли. Уздырылган чаралар Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә, оештыручылар арасында: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сәләт - Ак Барс» Яшьләр үзәге һәм «Сәләт» Яшьләр үзәге.

Урнашу урыны: Форос поселогы, Форос спускы ур. 1, Ялта шәһәре округы, Кырым Республикасы.

https://yandex.ru/maps/-/CCUJABDbLC

База эчендә:

—   Медицина пункты һәм 4 кешелек бүлмәләр урнашкан 4 катлы торак комплекс. Һәр бүлмә гигиена зоналары, кондиционерлар, телевизорлар һәм индивидуаль яктылык белән җиһазландырылган.

— 260 урынга исәпләнгән ашханә, көненә 5 тапкыр ашату каралаган. Җиһазландырылган ашханә гел кайнар ризык булуны тәэмин итә.

— Спорт белән шөгыльләнү өчен, яшьләр үзәге территориясендә зур футбол мәйданчыгы, стритбол мәйданыгы һәм волейбол, баскетбол һәм мини-футбол мәйданчыклары булган 4 катлы спорткомплексы урнашкан. Моннан тыш, спорткомплексы бинасында хореография залы, тренажер залы, көрәш залы һәм скаладром бар.

— Спорткомплексы каршында 260 кешелек конференц-зал, 5 уку-укыту сыйныфлары һәм китапханәле белем бирү клубы урнаша.

— База территориясендә урам сәхнәле амфитеатр, җәйге чатырларлы һәм таганнарлы инфраструктура.

«Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәгенең рәсми төркеме:

https://vk.com/selet.akbars.foros

«Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәгенең рәсми сайты:

https://selet-akbars.ru/

«Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге турында видеоролик: 

https://disk.yandex.ru/i/a9WmYgoi0UNtgg

Инфраструктура:

https://vk.com/album-213680353_289380151

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 

89518904126 — Гайнетдинов Булат Ирек улы, «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге директорының  урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International