Ветераннар (пенсионерлар) Советы «Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар»республика халык иҗаты конкурсының муниципаль турына йомгак ясады.
Чистай осталары үз эшләнмәләрен җиде номинациядә тәкъдим иттеләр: чигү, бәйләү, рәсем сәнгате, курчаклар, аксессуарлар ясау, фотография, табигый материаллардан эшләнгән әйберләр. Профессионаллардан һәм җәмәгатьчеләрдән торган компетентлы жюри Казан шәһәренә җибәрелгән иң яхшы эшләрне билгеләде, анда республика ветераннар (пенсионерлар) Советында Халык иҗаты күргәзмәсе оештырылды һәм II республика туры җиңүчеләре билгеләнәчәк.
Ә муниципаль турда катнашучылар өчен ветераннар Советы эксклюзив дипломнар, истәлекле сувенирлар, проза һәм шигъри багышлаулар һәм игелекле сүзләр тапшырып, 55+ яшьтәге иҗади осталарны хөрмәтләүнең күңелгә үтеп керерлек чарасын үткәрде.
Чараның спонсоры булып «Бердәм Россия» партиясенең Чистай бүлеге чыгыш ясады, аның программасында Ветераннарны кайгырту, аларга ярдәм итү лаеклы урын алып тора.