Иртәгә Чистайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Хәтер бакчасы» агач утырту акциясе узачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология»милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Агачлар Полющенков урамындагы яңа микрорайонда утыртылачак. Җыю 9 сәгатькә билгеләнгән.
"Акция кысаларында 500ләп имән үсентесе утырту планлаштырыла. Барлык теләүчеләрне дә әлеге экологик акциягә кушылырга чакырабыз", - диде Чистай районы участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов.
"Менә инде берничә ел рәттән без мондый акцияләр үткәрәбез һәм аларны алга таба да уздырырга планлаштырабыз. Бездә утырту өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар, безнең халыкның бу акциягә ярдәм итүен телибез. Бөтен гаиләгез белән килегез! шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков комментарий бирде.
Акциядә катнашучылар фронттан кайтмаган геройларына, туганнарына һәм якыннарына багышланган агачлар утырта алачаклар. Акция кысаларында (урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып) республикада барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.