Чистайда Үзбәкстан Конституциясенә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирү узды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

30 апрельдә Үзбәкстан Республикасында Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча референдум узачак

Чистайда Үзбәкстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча вакытыннан алда тавыш бирү узды

Чистай районында яшәүче гражданнарга уңайлы булсын өчен Яшьләр үзәге бинасында вакытыннан алда тавыш бирү үткәрелде. Анда референдум көнендә Үзбәкстанда яши алмаган гражданнар катнашты.

Оештыручыларның берсе билгеләп үткәнчә, халык аның үзгәрешләрен хуплаган очракта, ул яртысыннан артыкка яңартылачак. Үзгәрешләр тормышның барлык өлкәләренә һәм хакимият органнарына диярлек кагыла суд һәм сайлау системасы, ММЧ, адвокатура…

Күзәтүчеләр ассызыклаганча, участокта тавыш бирү хокук бозуларсыз узган. Үз сайлау хокукыннан 40тан артык граждан файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International