2023 елның 10 апрелендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Иванов Константин Валентинович рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта 31 беркетмә каралды:
"Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу" ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 маддәсе буенча - 1 беркетмә;
"Торак пунктлар һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча - 28 беркетмә;
"Транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннар йөрү өчен мәйданчыкларда, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру" ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.17 маддәсе буенча - 2 беркетмә.
Чистай муниципаль районының административ комиссиясе муниципаль район территориясендә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртә!