Чистай халкы, зур акча алырга өметләнеп, инвестицияләүне дәвам итә һәм зур суммаларда акча югалта.
Чистайда яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз 25 марттан 4 апрельгә кадәр сәүдә платформаларының берсендә инвестицияләр керткән. Бу вакыт эчендә ул билгесез кешеләрнең төрле счетларына 1 200 000 сум күчерә.
«Газпроминвест» инвестиция компаниясенең рекламасын ул Интернет челтәрендә таба, сылтама буенча үтә, үз мәгълүматларын калдыра. Берникадәр вакыттан соң аңа ир-ат шалтырата, үзен компания менеджеры дип таныштыра, акча алганчы, аны кертергә кирәклеген аңлата. Биржада эшләүдә аңа аларның компаниясе юристы ярдәм итәчәк дип ышандырды.
Аннары юрист шалтырата һәм аның җитәкчелегендә хатын-кыз 12 000 сум күләмендә беренче взнос кертә һәм биржадан 1 300 сум күләмендә процентлар чыгара ала. Процентлар алганнан соң, Чистайда яшәүче хатын-кызның инвестиция компаниясенең ышанычлылыгына шикләре калмаган. Ул кертемнәр ясау өчен төрле банклардан кредитлар ала башлады. Берничә көн эчендә хатын-кыз мошенниклар счетына 1 200 000 сум күчергән. 4 апрельдә кертемнәр буенча процентлар чыгарырга карар итә, әмма компания менеджеры иминият өчен түләргә кирәклеген әйтә. Хатын инвестицияләнгән акчаны да, процентларны да күрмәячәген аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ ҖК 159 статьясының 4 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Шул ук көнне полициягә тагын ике гариза бирүче мөрәҗәгать итә. Югары Ослан районында яшәүче 47 яшьлек хатын - кыз 2021 елның маеннан 2022 елның апреленә кадәр сәүдә платформаларының берсендә 2 100 000 сум инвестицияләгән, ә Казанда яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз шул ук инвестиция компаниясендә 4 300 000 сум югалткан.
Һәр факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча хезмәткәрләре тарафыннан РФ ҖК 159 статьясының 4 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.