Чистай муниципаль районында агымдагы елның 1 кварталында 120 бала тууы теркәлгән, шул исәптән бер пар игезәк. Малайлар - 51, кызлар - 69.
Иң популяр малай исемнәре булып Артур, Ислам, Алексей, Артём, Клим, Мирон, Арслан санала. Кызлар исемнәре Виктория, Амелия, Анна, Ева, Арина, Полина, София, Мәдинә. Сирәк исемнәр: Елисей, Захарий, Сөләйман, Муса, Амалия, Оливия, Малик, Захра.
2023 елның гыйнварыннан мартка кадәр Чистай никахлашу сараенда 83 пар никахларын теркәгән. Үткән елның шул ук чорында 73 никах булган.