Ярышларда җиңгән команда Санкт-Петербургка барачак
Чистайлылар гаилә ГТО фестивалендә катнаша алалар һәм Татарстанның иң спорт гаиләсе исеменә ия була алалар. Апрель аенда Казанда фестивальнең төбәк этабы узачак.
- Команда дүрт кешедән торырга тиеш. Катнашучыларга таләпләр түбәндәгечә: 8-11 яшьлек бала (IIIII баскыч, җенесенә карамастан), 25-49 яшьлек әни (IXXIII баскыч), 25-49 яшьлек әти (IXXIII баскыч) ,аби яки бабай: 50-69 яшь (XIVXVII баскыч). Әгәр гаиләгез бу таләпләргә туры килә икән, шалтыратыгыз, бәлки нәкъ менә сез төбәк фестивалендә катнашырга һәм Бөтенроссия фестивалендә катнашуга юллама алырга лаеклыдыр, – дип мөрәҗәгать итте шәһәр һәм район халкына Чистай районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК тест үзәге җитәкчесе Виктория Воронина.
+7(987)209-09-36 телефоны буенча шалтыратырга
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальнең җиңүче командасы быел август аенда Санкт –Петербургта узачак Бөтенроссия этабында катнашачак.
Спорт программасы:
Биек аркылыда эленеп тору (8-11 яшьлек малайлар; 25-49 яшьлек әтиләр);
Идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп (8 яшьтән 11 яшькә кадәрге кызлар; 25 яшьтән 49 яшькә кадәрге әниләр; 50 яшьтән 59 яшькә кадәргеабиләр һәм бабайлар);
Гимнастика эскәмиясенә (60 яшьтән 69 яшькә кадәргеабиләр һәм бабайлар)таянып кулларны бөгеп һәм җәеп кую;
- Гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән басып торудан алга авышу (барлык катнашучылар);
- Гәүдәне 1 минут эчендә аркада ятып күтәрү (барлык катнашучылар);
Ике аягы белән (8 яшьтән 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар)бер урыннан икенче урынга сикерү;
- 30 метрга йөгерү (8 яшьтән 11 яшькә кадәрге малайлар, кызлар);
Электрон коралдан ату, утырып яки басып торып, терсәкләре белән өстәлгә яки терәккә таянып, 10 м (әти һәм әнигә 25 яшьтән 49 яшькә кадәр)ара