"Мәдәни - ял итү үзәге" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе сәхнәсендә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантана булды.
Үзәкнең актлар залында чистайлыларның тормышын бизи, алар өчен төрле бәйрәмнәр оештыра торган кешеләр җыелды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән барлык мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады һәм аеруча зур уңышларга ирешкән Мактау грамоталары һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Чистай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.