Террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Чистайда быел беренче тапкыр террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Аны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Психологик куркыныч төркемнәре булган гомуми белем бирү оешмаларында профилактика эшен камилләштерү торышы һәм чаралары турында доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Гатауллина чыгыш ясады.

Террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеменең үзара эшчәнлеген камилләштерү чаралары турында төркем җитәкчесе Михаил Ксенофонтов хәбәр итте.

- Мәгълүмати-пропаганда төркеме эше мөхтәсибәт вәкилләре, көч структуралары, психологлар катнашында оештырылган, Интернет челтәренә куркынычсыз йөрү, нинди дә булса мәгълүмат урнаштыру, таныш булмаган сайтларда теркәлү-бу яшьләр белән фикер алышучы төп мәсьәләләр, – дип сөйләде Михаил Иванович.

Оешмаларның һәм учреждениеләрнең куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү мәсьәләләре елдан-ел комиссиянең игътибары астында кала. Бу хакта Чистай районы буенча ов начальнигы Юрий Беспалов сөйләде.

Миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Светлана Егуданова район территориясендә миграция хәле һәм миграция законнары үтәлеше турында хәбәр итте.

Чуваш-Елтан авыл җирлеге башлыгы Станислав Егоров терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда, шулай ук миграция законнарын үтәүне тәэмин итүдә катнашуның нәтиҗәлелеге турында хәбәр итте.

Утырыш барышында комиссиянең 2022 елдагы эш нәтиҗәләре каралды.

Ога Заглядованың хисабын тыңлап, анда катнашучылар комиссия эшчәнлегенә канәгатьләнерлек бәя бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International