Казан инновацион университеты студентлары Чистай ЗАГС бүлегендә кунакта

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Казан инновацион университеты көллияте" Чистай филиалының 3 нче курс студентлары булып китте.

ГХАТ начальнигы Илмира Ярмушева Никахлашу сарае бинасы буйлап экскурсия үткәрде, борынгы йортның тарихы турында сөйләде.

Балалар бүлек эше, аның һәр кеше һәм гаилә язмышындагы роле, 2022 елдагы бүлек эше нәтиҗәләре, Чистай районының демографик күрсәткечләре турында белделәр.

Моннан тыш, «Статус» психологик-педагогик үзәк белгечләре балалар белән «Гаилә. Гаилә кыйммәтләре» темасына дәрес тә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International