Чистай муниципаль районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 26 августында Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон үз көченә керә, ул өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү өлешендә яңалыклар кертә.
Үзгәрешләр гамәлгә кергән мизгелдән, җир кишәрлеген милеккә алу хокукына Татарстан Республикасы территориясендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, җир кишәрлеген бирү турында гариза бирелгән көнгә кадәрге биш ел дәвамында яшәүче һәм социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә торучы гражданнар түләүсез ия.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: гаризалар Чистай муниципаль районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында турыдан-туры түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Чистай шәһәре, Энгельс урамы, 152А йорт, 2 кат.