Хөрмәтле Дмитрий Алексеевич!
Юбилей белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Сезне эшегезгә тугры булган абруйлы эшлекле буларак беләләр.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез сезне сәләтле һәм абруйлы җитәкче буларак аерып тора.
Сез район икътисады өчен катлаулы һәм стратегик мөһим бурычларны хәл итәсез һәм һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешәсез
Чистай районы халкы өчен Сезнең көндәлек лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.
Сезнең энергиягез, актив тормыш позициягез, идарә тәҗрибәгез елдан-ел һөнәри һәм тормыш юлыгызда яңа уңышларга ирешүгә ярдәм итсен!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!
Барлык планнарыгыз чынга ашсын, хезмәтегездә һәм тормышыгызда иминлек һәм шатлык юлдашларыгыз булсын!