2 август – Россия һава-десант гаскәрләре көне!

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Десантчыларны, запастагы хәрбиләрне, һава-десант гаскәрләре ветераннарын бәйрәм белән котлыйм!

Десантчылар һәрвакыт батырлык, ныклык үрнәге булдылар, хәрби бурычка тугрылыкны, югары хәрби әзерлекне эштә күрсәттеләр. Һава-десант гаскәрләренең хәрби юлы күп кенә данлы җиңүләр белән билгеләп үтелә.

Якташларыбыз арасында да һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр – Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәннәр, кайнар нокталарда сугышканнар, тынычлык урнаштыруда катнашканнар аз түгел. Хәзер дә «канатлы җәяүле»ләр Россиянең милли мәнфәгатьләре сагында торалар.

Үсеп килүче буын өчен сез һәрвакыт лаеклы үрнәк булачаксыз. Ел саен Чистайның иң яхшы егетләре һава-десант гаскәрләре сафларында армия хезмәтен үтәләр.

Сезгә бәхет, уңышлар, тугры дуслар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, Россия хакына намуслы хезмәт итүегезне телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International