2022 елның 19 июлендә «Үсеш пространствосы» проектының экологик грантын гамәлгә ашыру кысасында «Кояшкай» җәйге савыктыру лагере базасында «Табигать экологиясе» квест-уены формасында экологик сукмак буйлап сәяхәт үткәрелде.
Оештыручылар составында - КДУның Чистай филиалы директоры Җәләлова Динара Наил кызы, Васенкова М.В, Шнякина А.А, Кузнецова В.М, Горбунова А.А.
«Кояшкай» ЛОЛ территориясе экологик сукмак өчен идеаль урын булып тора: Кама елгасы яры, матур пейзажлар, саф һава, нарат, табигать һәм тынлык - кешеләр хәзер иң мохтаҗ нәрсәләр! Балалар ял итү һәм вакытны күңелле уздыру мөмкинлеге алды, шулай ук экосистема, үз Ватанының табигать ресурсларының төрлелеге һәм үзенчәлекләре турында күп кенә яңалыклар белделәр.
Укыту һәм тәрбияләүдә экологик сукмактан файдалану укучыларның һәм аларның ата-аналарының экологик культурасын нәтиҗәлерәк тәрбияләүгә ярдәм итә.