РФ тикшерү органнары хезмәткәре көне белән!

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

25 июльдә тикшерү органнары хезмәткәрләре көне.

Тикшерүче булу – һөнәр генә түгел, табигый сәләт һәм яшәү рәвеше! Төрле авырлыктагы җинаятьләрне тикшереп, сез таләпчәнлек, игътибарлылык, кыюлык, кешелеклелек, шәхси батырлык һәм принципиальлек кебек сыйфатларны берләштерәсез. Сезнең тәртип саклау, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча көндәлек авыр, катлаулы хезмәтегез шактый рухи һәм физик көч, практик белемнәр таләп итә. Чистайлылар авыр вакытларда нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итәләр дә инде. Сез намус һәм фидакарьлек белән җиңел булмаган, җәмгыять өчен бик тә мөһим булган эш башкарасыз.

Эшегезнең киеренке булуына карамастан, сез авырлыклардан зарланмыйсыз. Сезгә үз эшегезне зур җаваплылык белән башкаруыгыз, туг рылыгыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм, яңа һөнәри уңышлар, бетмәс энергия, күңел күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!

Эшегез үзегезгә һәрвакыт шатлык, канәгатьлек хисләре китерсен, чис тайлылар күңелендә яклау тапсын.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International