Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында

2022 елның 12 июле, сишәмбе

2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәрге чорда Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) урыны белән сакланачак.

2022 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны-урыны белән яшенле яңгыр, 17-22 м/с тизлектәге кыска вакытлы җилләр, аерым районнарда көчле яңгыр, локаль боз көтелә.


Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле, яшенле, локаль боз.
Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән көчәю 17-22 м/с ка кадәр.
Төнлә минималь температура 18... 21˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 30.. 34˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International