Коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Бу юлы ул коррупция күренешләрен профилактикалау мәсьәләләренә багышланган иде.
Утырышны С.Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльвира Толстенко ачты. Ул коррупциягә юл куймау буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру эше турында сөйләде.
Мәгариф оешмасында коррупциягә каршы тору буенча локаль норматив актлар эшләнде. 2018 елда мәктәп Уставына "Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу" пункты кертелде. Коррупциягә каршы комиссия төзелде һәм эшли, аңа мәктәп администрациясе вәкилләре һәм укытучылар керә. Хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе кодексы эшләнгән.
Ел саен мәктәптә коррупциягә каршы көрәш чаралары планы эшләнә. Эш планына укучылар белән коррупциягә каршы темага класс сәгатьләре үткәрү, ата-аналар җыелышларында коррупцияне кисәтү, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар буенча мәсьәләләр карау кертелгән.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумы хезмәткәрләре һәм укучылары арасында коррупциягә каршы көрәш буенча алып барыла торган эш турында директор Әнәс Нуруллин сөйләде. Белем бирү учреждениесендә көндезге һәм читтән торып укучы 19 белгечлек һәм һөнәр ияләрендә 979 студент белем ала. Хезмәткәрләрнең гомуми саны 160 кеше тәшкил итә. Коррупцияне профилактикалау буенча чаралар планы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла, анда укытучыларда һәм студентларда коррупциягә каршы торуны формалаштыручы коррупция сәбәпләрен һәм шартларын юкка чыгаруга юнәлтелгән чаралар комплексы каралган. Ул педагогика коллективының тематик җыелышларын, укучылар белән түгәрәк өстәлләрне һәм сыйныф сәгатьләрен, ата-аналар белән әңгәмәләрне үз эченә ала.
«Чистай хәбәрләре», «Чистай хэбэрлэре» газеталарында коррупциягә каршы юнәлештә материаллар урнаштыру турында «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» баш мөхәррире Наталья Данилова хәбәр итте. Ел башыннан басмаларда коррупциягә каршы юнәлештә 19 материал басылган. Бу Чистай районы территориясендә ачылган коррупция җинаятьләре, муниципаль районда коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясе эшчәнлеге, законнардагы яңалыклар, халыкка үз хокукларыңны ничек яклау һәм коррупция җинаятьләре корбаны булмау турында материаллар. Алар рәсми сайтта, социаль челтәрләрдә таратылды.
Утырышның көн тәртибе кысаларында ясаган чыгышында Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Дамир Сабирҗановның доклады булды, ул Чистай районы территориясендә кылынган эшкуарлык эшчәнлегендә коррупция күренешләрен кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Агымдагы елның 6 аенда район территориясендә кылынган коррупцион юнәлешле җинаятьләр турында 2 хәбәр теркәлгән, шуларның 1 е - эчке эшләр бүлегендә коррупцион юнәлешле җинаять кылу турында, 1 се - эшмәкәр тарафыннан кылынган. Аларны карау нәтиҗәләре буенча Чистай МРСО җинаять эшләре кузгатылган.
Чыгышын тыңлап, комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов коррупцияне булдырмау чараларын көчәйтү буенча берничә йөкләмә бирде.
- Җитәкчеләр тарафыннан коллективлар өчен шәхси җаваплылык, коррупцион күренешләр белән бәйле һәр очракның бөтен учреждение репутациясенә тискәре йогынты ясавын аңларга кирәк. Профилактика эшен җитди рәвештә активлаштырырга кирәк, - диде ул.