Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 5 июленнән 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129, 5 нче кабинет, ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылачак.
Кабул итүдә Чистай шәһәр прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау идарәсенең Чистай муниципаль районындагы бүлеге вәкилләре катнашачак.
Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68, 5-17-60 телефоннары буенча узачак.