Чистай районында эшкуарлар саны артты

2022 елның 1 июле, җомга

2021 елга үсеш темпы 102,1 процент тәшкил итә

Быелның башыннан Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 6353 кә артты. Бу үсеш 104 процент тәшкил итте. Бу 1 июньгә актуаль булган мәгълүматлар. Гомумән алганда, республикада 166 765 эшкуар исәпләнә. Мондый саннарны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Чистай районында шулай ук эшкуарлар саны арту күзәтелә. Ел башыннан аларның саны 48 гә арткан. Чистай районы башкарма комитетының икътисад бүлегендә билгеләп үтүләренчә, быелның 1 июненә шәхси эшмәкәрлектән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 2305 тәшкил итә. 2021 елга үсеш темпы - 102,1%.

- Хәзерге көнгә кече һәм урта бизнеста үзмәшгульләрне исәпкә алмыйча эшләүчеләр саны 8 440 кеше тәшкил итә. Кече һәм урта бизнеста мәшгульлекне саклауны тәэмин итә торган төп факторлар булып түбәндәгеләр тора: Индустриаль паркны алга таба үстерү, «Чистай» ТОСЭРда резидентлар җәлеп итү һәм федераль, республиканың кризиска каршы тору чараларын максималь файдалану, шулай ук җитештерелә торган продукцияне сату базарын киңәйтү, - дип сөйләде Чистай районы башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин.

Евгений Валерьевич билгеләп үткәнчә, кризиска каршы федераль программалар буенча барлыгы 554,35 млн сумга 41 гариза бирелгән, 376,96 млн сумга 10 гариза хупланган. Төбәк программалары буенча 4,43 млн. сумлык 9 гариза бирелгән. 

- Эшмәкәрләрне бер атнада турыдан-туры булмаган финанс ярдәме чараларына җәлеп итү өлешендә эшкуарлар тарафыннан 359 гариза бирелгән. Аерым алганда, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 37 ярдәм чарасы алырга мөмкин. Бирегә халыкара һәм Россия электрон сәүдә мәйданчыкларында продукция урнаштыру, федераль ярдәм программаларында катнашу өчен кирәкле бизнес-планнар әзерләү, Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашу, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бизнес өчен мәгълүмат кампаниясе уздыру, продукцияне сертификацияләү һәм башкалар керә, - дип мәгълүмат бирде Евгений Никитин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International