2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры гражданнарны кабул итә.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.