Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча Россия Федерациясе суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын арттыру максатларында агымдагы елның 17 июнендә 10:00 дән 12:00 гә кадәр Чистай районы суд приставлары бүлеге базасында (Чистай шәһәре, Толстой урамы, 157 йорт) гражданнарны һәм оешма вәкилләрен кабул итү узачак.
Кабул итү Чистай һәм күрше муниципаль районнарда яшәүчеләр өчен оештырылган.
Искәртеп узабыз, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Идарәсендә тәүлек буе (843) 292-98-60 номеры буенча “Ышаныч телефоны” эшли, аның буенча республика халкы шулай ук санап үтелгән хокук бозулар турында хәбәр итә ала.
"Ышаныч телефоны" буенча бирелгән мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә.