Россия көне белән!

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Хөрмәтле чистайлылар!

Илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу – һәркайсыбызның бәйрәме, күп халыкларны, мәдәниятләрне һәм диннәрне берләштергән бөек ил бәйрәме. Ватанга мәхәббәт, туган илебез өчен горурлык һәрберебезне үз хезмәте һәм таланты белән дәүләтебезнең куәтен торгызуда катнашырга мәҗбүр итә.

Без илебезнең киләчәге, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен җаваплы. Безнең районда яшәүчеләрнең бердәмлеге, нәтиҗәле хезмәте тынычлык һәм татулык тәэмин итсен, Чистай районы, Татарстан һәм бөтен Россиянең динамик үсешенә нигез булсын!

Кадерле чистайлылар! Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, тынычлык, барлык изге башлангычларыгызда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, күңел көрлеге, максатка ирешүдә үҗәтлек телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International