Халык бәйрәме – Сабантуй котлы булсын!

2022 елның 11 июне, шимбә

Хөрмәтле чистайлылар, сезне чын күңелемнән халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!

Язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерүче бу бәйрәм безне туган тамырларыбызга һәм милли гореф-гадәтләребезгә кайтара, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә. Ул районыбызның барлык кешеләре өчен күптән яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмгә әверелде. Моннан йөзләгән еллар элек кебек үк, Сабантуй кунакларны күңелле, дәртле халык уеннары, батырлар көрәше белән җәлеп итә һәм төрле милләт, дин һәм яшьтәге кешеләрне берләштерә.

Бу күркәм бәйрәмдә без авыл хезмәтчәннәрен, киләчәк уңыш өчен бөтен көчләрен куйган алдынгы механизаторларны һәм терлекчеләрне данлыйбыз. Хөрмәтле шәһәр һәм район кешеләре, сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, тынычлык, барыгызга да иминлек, басуларда мул уңыш, ризык тулы өстәлләр һәм күңелдә гармония телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International