Чистай үзәк район хастаханәсе филиалында бинаның фасадын яңарту эшләре төгәлләнде

2022 елның 10 июне, җомга

Ремонт «2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы буенча узды

Водников микрорайонында Чистай үзәк район хастаханәсенең поликлиника филиалы Бутлеров урамы, 2-б зур үзгәрешләр кичерде. Медицина учреждениесендә капиталь ремонт узган елның җәендә, "2021 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасы кысаларында үткәрелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бина 40 елдан артык элек төзелгән. Чистай үзәк район хастаханәсенә буйсынуга 2017 елда тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт кысаларында поликлиникада киң күләмле эчке эшләр башкарылды, халыкның аз хәрәкәтле төркеме өчен кабинет җиһазландырдылар. Ишек блоклары, идән өслеге тулысынча алыштырылган, эчке бизәү, сантехника һәм электромонтаж эшләре башкарылган. Өлкәннәр һәм балалар өчен керү төркемнәре аерым төзелде, коляскалы әниләр өчен уңайлы мохит булдырылды. Бина эчендә ремонт узган елның декабрендә тәмамланды.

Поликлиникада уңай үзгәрешләр моның белән генә тәмамланмады. Шушы көннәрдә фасадны яңарту эшләре тәмамланды. Микрорайонда яшәүчеләр бинаны танымау турында әйтә.

- Ремонттан соң поликлиника ачылгач, без бик шат идек. Дөресен әйткәндә, фасадны яңартуга исәп тотмаганнар. Дөресен генә әйткәндә, эшне ахырына кадәр җиткермәгәннәр: эчтән башкарганнар, ә тыштан юк, дип үзара фикер алышканнар. Бу ашыгыч нәтиҗәләр булып чыкты. Мин ике баланың әнисе. Форсаттан файдаланып, балалар хастаханәсендә дә шундый ук заманча ремонт ясау тәкъдимен кертәсем килә, - дип фикерләре белән уртаклашты микрорайонда яшәүче ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International