Узган ял көннәрендә - 2022 елның 3 һәм 4 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никахларын теркәп, ун бәхетле пар яшь гаилә төзегәннәр.
Туй - гашыйклар өчен иң матур һәм онытылмас бәйрәмнәрнең берсе.
Кадерле яңа никахлылар! Бу көн бергәләп бәхетле, озак яшәүнең матур башлангычы булсын. Бәйрәм белән сезне!
Ә хәзер булачак яшь парлар өчен мәгълүмат. Чистай шәһәре ЗАГС бүлегендә 07.07.2022г., 22.08.2022, 22.09.2022, 22.12.2022 елга дәүләт теркәвенә алу датасы ачылды.
Гаризаны 2 төрле ысуллар белән бирергә мөмкин:
1. Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза.
Гариза биргәннән соң ЗАГС белгеченә 5-15-57 телефоны буенча шалтыратырга сорап мөрәҗәгать итте;
2. Чистай шәһәре, Ленин урамы, 34 эш көннәрендә (җомгадан тыш) ЗАГС органына 8:00 дән 17:00 гә кадәр шәхсән мөрәҗәгать итәргә.
Сезне безнең Никахлашу сараенда күрергә шат булачакбыз