8 июньдә, Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Казан интернат-йортында социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү кысаларында хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Моннан тыш, һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Бу көнне учреждениедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль учреждениеләр белгечләре булды.
Конкурста 9 җиңүче арасында “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар өчен Чистай интернат-йортының адаптив физкультура инструкторы Ринат Ипаров бар. Белгеч стационар шартларында өлкән буын гражданнарының актив ялын оештыру тәҗрибәсен тәкъдим итте. Җиңүче дипломын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тапшырды.
Региональ этапта җиңүчеләр конкурсның 2022 елның 1 августына кадәр узачак федераль этабында автомат рәвештә катнашачаклар.