Наркотикларсыз тормыш!

2022 елның 10 июне, җомга

Чара кысаларында наркотик чараларны таратуны һәм куллануны пропагандалаучы сайтларны ачыклау һәм булдырмау эше хокук саклау органнары тарафыннан көчәйтеләчәк.

Балаларның һәм яшьләрнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү максатында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә наркотикларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән профилактик чаралар һәм конкурслар үткәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, наркотик чаралар кулланмау һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җинаять җаваплылыгы мәсьәләләре буенча яшүсмерләр һәм яшьләр белән очрашулар уздырылачак.

Балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар куллану белән бәйле проблемалар буенча психологик ярдәм күрсәтү өчен "ышаныч телефоны" эше оештырылды. Теләге булган һәркем 8.800 200 01 22 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәтерләтә! Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында гражданнар 02 һәм 112 телефоннары буенча ТР буенча ЭЭМның ышаныч телефонына: 7(843)291-20-02, шулай ук яшәү урыны буенча полиция бүлегенең дежур өлешенә хәбәр итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International