Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.

2022 елның 10 июне, җомга

Атна саен Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итә. Бу юлы район башлыгына дүрт кеше мөрәҗәгать итте.

Шулай ук гражданнарны кабул итүдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов һәм Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мазгутов катнашты.

Анда торак һәм шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре контрольгә алынды.

Хөрмәтле чистайлылар, сез кабул итүгә килә аласыз, алдан 8 (84342)5-25-74 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International