Традиция буенча, Чистай районыннан делегация ел саен Кантемиров дивизиясендә хезмәт итүче солдат-якташларына килә
Наро-Фоминск һәм Чистай шәһәрләре тугандаш булып тора. Бүгенге көндә Кантемиров дивизиясендә 28 якташыбыз хезмәт куя. Узган ял көннәрендә аларга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендәге делегация килде.
Чистай егетләре өчен Татар кухнясы көнен уздыру традициягә керде. Барлык хәрби хезмәткәрләрне полкларның берсенең ашханәсендә җыйдылар. Солдатлар татар ашларын тәмле ризыклар белән сыйладылар.
- Егетләр, лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген сезнең турыда бик күп яхшы сүзләр әйтелде. Уңай хезмәт сезгә, без сезне көтәбез! - дип мөрәҗәгать итте якташ солдатларга Михаил Ксенофонтов.