Хөрмәтле социаль хезмәтләр хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезнең эшчәнлегегез олы ихтирамга лаек, чөнки кешеләрнең тормыш сыйфаты нәкъ менә социаль гарантияләрнең үтәлешенә бәйле.
Сезгә зур җаваплылык – рухи һәм матди ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгырту йөкләнгән. Яшәүчеләр нәкъ менә сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, сездән киңәш һәм кайгырту көтәләр. Кеше өчен тормышындагы авыр вакытларда кайгыртудан һәм җылы сүздән дә мөһимрәк нәрсә юктыр, мөгаен.
Без сезнең авыр хезмәтегезне, сабыр, игелекле булуыгызны, кешеләргә файдалы булырга омтылуыгызны, олы йөрәкле була белүегезне югары бәялибез.
Киң күңелле булуыгыз һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтегезгә хөрмәт һәм барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы