Яшьләрнең, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме күрсәтү максатында 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга “Яшьләр торак конкурсы” уздырыла.
Конкурсны «Татарстан Республикасы студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. Конкурста катнашуга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (шул исәптән, никахта тормаган) Россия гражданнары, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы гражданнар рөхсәт ителә.
Конкурста түбәндәгеләр катнаша ала:
- башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
- ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең һәм оешмаларның яшь белгечләре;
- студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
- яшь галимнәр һәм укытучылар;
- сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Мөрәҗәгать итүченең яшьләр сәясәте, мәгариф һәм Татарстан Республикасы яшьләрен тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торакны сатып алу мөмкинлеген алалар (еллык срогының 7 %ы - 28,5 елга, башлангыч кертемнең 10 %ы, торак квадрат метрының чиста эшләнештә ташламалы бәясе).
Гаризалар кабул итүне төгәлләү 27.06.2022 ел.
Өстәмә мәгълүмат #ЖильёМолодымРТ каналында, ВКонтакте https://vk.com/mol_ipoteka.
Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел. 8 (987) 404-89-78, e-mail mol_ipoteka@mail.ru.