6-9 июньдә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә ваклап сату өлкәсендә төп вакыйга — "Россия ритейлы атнасы-2022"VIII халыкара бизнес һәм хакимият форумы узачак. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ритейл базары экспертларының Россия ассоциациясе оештыра. Ел саен Форум федераль һәм региональ ваклап сату челтәрләрен, e - Commerce ритейл, FMCG, IT-сервис компанияләрен, җиһазлар белән тәэмин итүчеләрне, банклар һәм телекомнарны, федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләрен, ритейлер һәм җитештерүчеләрнең тармак берләшмәләрен җыя. Катнашучылар саны 7 меңнән артык кеше булыр дип көтелә.