Рөстәм Миңнеханов "Чистай" индустриаль паркында булды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чистай» индустриаль паркында булды.

Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.

Ул «Чистай»  алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары «Барс» аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖ инвестицион проекты белән танышты. Проект турында «Барс» аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Салаев Максим сөйләде.

Компания 2018 ел ахырында алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булган. Махсус аяк киеме һәм кием-салымның берничә төрен җитештерә. Продукция Россия регионнарына, шулай ук Казахстанга һәм Белоруссиягә җибәрелә. 
Индустриаль парк территориясендә башка резидент-компанияләр продукциясе тәкъдим ителде.
Бүген Чистай индустриаль паркында 13 компания үз проектларын гамәлгә ашыра, шуларның 10ы - ТОСЭР резидентлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International