Язмыш сынауларын уртак итеп, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Сания Ярулла кызы һәм Солтан Әфтах улы Кыямовларның гаилә коруларына – 60 ел.

Чистай Никахлашу йортында гаилә юбилярларын хөрмәтләү булды. Сания Ярулла кызы һәм Солтан Әфтах улы бриллиант туйлары хөрмәтенә котлаулар кабул иттеләр.

Һәр кеше җылы гаилә учагына, якыннарының ягымлы карашына, игътибарына мохтаҗ. Гаилә ул – безнең һәрберебез ярату, кайгырту, аңлау тоя торган урын, биредә сиңа ярдәм итүче, сине аңлаучы, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер торучы якыннарың булу үзе зур бәхет.

Безнең Чистай районында тормыш сукмакларыннан озак еллар бергә иңне-иңгә куеп атлаучы, шатлык-борчуларны бергә бүлеп гомер итүче гаилә парлары күп булу сөендерә. Шуларның берсе – Кыямовлар гаиләсе.

Сания апа һәм Солтан абый Кыямовлар икесе дә Әлки районы Әнҗәрә авылыннан. Солтан абый 1937 елның 12 июлендә, Сания апа шушы ук елның 22 октябрендә дөньяга килгән. Ул еллардагы авырлыклар, билгеле, аларны да читләп үтми.

Солтан абыйның әтисе сугышта һәлак була, әнисе җиде бала белән ялгызы кала. Балалары белән бергәләп бар михнәт-авырлыкларны үтәргә туры килә аңа.

– Без авыр ачлык елларында яшәдек. Өскә кияргә кием дә юк иде. Авылыбызда бары җидееллык мәктәп кенә иде, өлкән сыйныфларны күрше авылга йөреп укырга туры килде. Мәктәпне тәмамлагач, ике ел Яшел Үзәндә эшләдем, аннары туган авылыма кайтып, китапханәче булып урнаштым, – дип сөйли Сания апа.

Озакламый Солтан абый армиядән кайтып төшә һәм авыл клубында яшь, үткен, чибәр кызга күз сала.

– Ул вакытта Солтан миңа бик ошап бетмәде, каты күңелле кебек тоелды. Әмма ныграк аралашкан саен, аны ныг рак аңлый башладым, – дип танышу мизгелләрен искә төшерә Сания апа.

Ике ел аралашып йөргәннән соң алар гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп Кыямовлар гаиләсе туа. Берсе артыннан берсе биш бала – дүрт малай һәм бер кыз дөньяга аваз сала.

Әти-әни өчен газиз баласын югалтудан да авыррак хәсрәт юк ул. Ни кызганыч, Кыямовлар гаиләсенә шушы авыр кайгыларны да кичерергә туры килгән. Алар ике улларын югалталар. Әлеге хәсрәтне алар бергәләшеп, бер-берсенә терәк булып, башка балаларының кайгыртуы, мәхәббәте ярдәмендә җиңәргә тырышалар...

1983 елда Кыямовлар гаиләсе Чистай районының Данауровка авылына күчеп килә.Солтан абый гомере буе тракторда, ә Сания апа китапханәче, бухгалтер булып эшли.

«Бриллиант» юбилярларны котларга балалары, оныклары гына түгел, Чистай районы Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге сәркатибе Наилә Хәйдәрова, Чис тай мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар Шурасы рәисе Фәрит Галимов һәм башкалар да килгән иде.

– Хөрмәтле Сания Ярулла кызы һәм Солтан Әфтах улы, район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне бриллиант туегыз белән тәбрик итәм. Сез күпләрне сокландырырлык, үрнәк, күркәм гаилә. 60 ел бергә яшәп, менә дигән балалар үстергәнсез, туган ягыгыз хакына армый-талмый хезмәт иткәнсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә, аларның назын, яратуын кайгыртуын тоеп озак еллар гомер кичерүегезне телим, – дип юбилярларга изге теләкләрен җиткерде Равил Мәзгүтов. Ул район җитәкчелеге исеменнән бүләк тә тапшырды.

– Безнең хөрмәтле бриллиант юбилярларыбыз! Сезне әлеге истәлекле дата белән тәбрик итәм. Сез авырлык лар аша үзегезнең мәхәббәтегезне саклап калгансыз. Авыр елларда сез менә дигән гаилә коргансыз, гаилә бөтенлеген саклап кала алгансыз. Сезгә тагын шулай озак еллар бер-берегезне аңлап, тынычлыкта, муллыкта гомер кичерүегезне телим, – дип изге теләкләрен җиткерде Наилә Хәйдәрова.

– Район аксакаллары, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге исеменнән сезне юбилеегыз белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә сезгә олы бәхет – бергә 60 ел гомер, менә дигән балалар тәрбияләүне насый иткән. Без сезнең белән горурланабыз. Киләчәктәдә сезгә бәхетле тормыш, ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телим, – диде Фәрит Галимов.

Шәһәребезнең танылган җырчысы Радик Биктаһиров башкаруында мөнә җәт юбилярлар өчен менә дигән бүләк булды.

Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева шулай ук юбилярларны

истәлекле көннәре белән котлады, аларга истәлек бүләге тапшырды.

Ә иң җылы, ихлас котлау сүзләре, билгеле инде, юбилярларның якыннарыннан, балаларыннан яңгырады. – Мин бик күп никахлар үткәрәм, яшь гаиләләрне котлыйм. Әмма үз әни-әтиеңне котлау аеруча дулкынландыра, – дип сөйли уллары Мөхәммәт хәзрәт. Сүз уңаеннан, ул безнең районыбызның һәм шәһәребезнең олы ихтирамга лаек имам-мөхтәсибе. Әлеге тантанада әти-әнисенә олы рәхмәт хисләрен юллады, газизләренә ихлас күңеленнән сәламәтлек, озын гомер теләде.

Имам-мөхтәсибнең сүзләренә аның хәләл җефете Чулпан Кыямова да кушылды.

– Әни, әти, сез мине беренче көннән үк үз кызыгыз кебек кабул иттегез. Без тату, дус яшибез, киләчәктә дә шулай яшәргә насыйп булсын. Сез безгә үрнәк булып торасыз. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, – дип мөрәҗәгать итте ул. Юбилярлар исә үзләренең озак яшәүләренең сере итеп бер-берсе турында кайгыртуны, Аллаһы Тәгалә биргәннәрдән канәгать булып яшәүне саныйлар.

– Иң элек бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Аллаһка шөкер, без һәрвакыт бер-беребезне тыңлап яшәдек. Гаилә тормышында сабырсыз булырга ярамый, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Төрле вакытлар: бәхетле чаклар да, кайгылы мизгелләр дә булды. Кайчакта барысын да колак аша гына уздырырга, яисә киресенчә, җылы сүз белән ярдәм итәргә дә кирәк, – диләр ирле- хатынлы Кыямовлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International