Хөрмәтле шәһәр һәм районыбыз мөселманнары! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме җитү белән чын күңелемнән котлыйм!
Әлеге бәйрәмдә ислам диненең иң яхшы традицияләре: рухи чистарынуга һәм гармониягә омтылу, изге гамәлләр кылу, тынычлык сөючәнлек, мохтаҗлар турында кайгырту чагылыш таба. Ул гаилә нигезләрен ныгытуга, туганнар һәм якыннар белән аралашуга, дуслар белән очрашуга, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Безнең шәһәр һәм районыбыз мөселманнары ислам гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйлар, җәмәгать тормышында, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашалар. Бу төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итә.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, шатлык телим. Ураза бәйрәме һәр гаиләгә җылылык, мәхәббәт һәм рухи тынычлык алып килсен!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы