Заманалар һәм буыннар алмашына, әмма якты һәм шатлыклы 1 Май бәйрәме төрле яшьтәге кешеләрне һәм һөнәр ияләрен берләштерә.
Яз җиһанга яңа сулыш өрә, аның белән яхшыга өмет уяна. Намуслы һәм фидакарь хезмәт бердәмлек символы булып тора.
Яз һәм хезмәт бәйрәмендә без хезмәт кешеләрен хөрмәтлибез. Өлкән буын якташларыбыз муниципаль район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Хәзер дә Чистай районында яшәүчеләр гомуми эш хакына хезмәт итәләр, районныбызны яшәү өчен уңайлы итәргә тырышалар, Ватаныбыз ныгысын һәм чәчәк атсын өчен бергәләп эшлиләр.
Шушы бәйрәм көннәрендә сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге, тотрыклылык телим. Бу май бәйрәмнәре якын кешеләрегез белән очрашулар бүләк итсен һәм көч-куәт бирсен.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы